САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Датчиклар янгыннарны кисәтергә ярдәм итә

Сарман районында янгыннарны профилактикалау эше дәвам итә.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарның аерым категорияләре, шул исәптән ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен дә янгын хәбәрчеләре сатып алу турында карар кабул ителде. Билгеле булганча, датчиклар автоном режимда эшлиләр һәм бинада төтен турында сигнал бирәләр, чөнки янгынның куркыныч факторларының берсе булып, янгында бүленеп чыга торган төтен газы тора.
Без, эшнең барышы белән кызыксынып, янгын күзәтчелеге буенча өлкән инспектор Рөстәм Гариповка мөрәҗәгать иттек.
- Узган елда Татарстан Республикасы һәм җирле акчалар хисабына 250 торак йорт һәм күпбалалы, ялгыз яшәүче гражданнарның фатирлары янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылды. Чара барышында дәүләт янгын күзәтчелеге, янгын сакчылары хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары һәм «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре белән берлектә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында тагын бер кат халыкка аңлатылды. Бу эшне быел да актив дәвам итәргә уйлап торабыз. Әлеге хәбәрчеләр янгынны булдырмый калырга, бәлки, кемнеңдер гомерен коткарып калырга да ярдәм итә, дип ышанасы килә. Агымдагы ел башыннан районда 31 янгын очрагы теркәлде, шуларның унысы торак секторына туры килә. Без халыктан аларның игътибарлы булуларын, иминлекләре үз кулларында булуын онытмауларын сорар идек, - диде ул.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев