Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юлларны яңарту эшләре уңышлы дәвам итә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2026 елда республикада 200 километрдан артык төбәк һәм җирле әһәмияттәге юллар, шулай ук 600 погон метр чамасы күпер корылмалары файдалануга тапшырылачак.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, илкүләм проект кысаларында эш бары тик асфальт җәю белән генә чикләнми — төбәктә ышанычлы һәм имин транспорт челтәре булдырыла. Дистәләгән юл участогы инде норматив хәлгә китерелгән, бу исә халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм территорияләр икътисадының үсешенә турыдан-туры йогынты ясый.
Республика агломерацияләрендә юлларны ремонтлау актив бара:
- Казан агломерациясендә эшләрнең 98,4%ы башкарылган (бюджет — 2 млрд сум). Төп объектлар арасында — Гудованцев һәм Александр Пархоменко урамнары. Шулай ук Казаннан «Казан – Оренбург» трассасы дублерын төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.
- Чаллы агломерациясендә 1,36 млрд сумлык эшләрнең 99%ы үтәлгән. «Чаллы – Зәй – Әлмәт» юлында комплекслы ремонт тәмамланып килә.
- Түбән Кама агломерациясендә күрсәткеч 95% тәшкил итә (бюджет — 480 млн сум). Монда Җиңүнең 30 еллыгы һәм Актүбә урамнары ремонтлана.
Төбәк юллары юнәлеше буенча 1,397 млрд сумлык 43 объектта эшләр тәмамланган, шул исәптән «Актаныш – Мөслим» һәм «Арча – Теләче» трассалары төзекләндерелгән.
Күперләрне тәртипкә китерү буенча план 92 процентка үтәлгән. Хәзерге вакытта Яңа Чишмә районындагы Сикәнәс елгасы һәм Алабуга районындагы Тойма елгасы аша күперләргә капиталь ремонт төгәлләнгән.
Нет комментариев