25 октябрьдә илебездә автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Район башлыгы үз мөрәҗәгатендә хәзерге вакытта автомобиль транспортының әһәмиятен ассызыклады:
«Бүгенге тормышыбызны автомобильдән башка күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, — яшәү рәвеше дә. Юлдагы иминлек руль артына утырган һәр автомобиль йөртүчегә бәйле. Шуңа алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә», — дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук район башлыгы транспорт өлкәсенең халык хуҗалыгындагы роленә зур бәя бирде һәм хезмәткәрләрнең көндәлек җаваплы эшенә рәхмәтен җиткерде:
«Сезнең хезмәтегез — зур җаваплылык, һөнәри осталык, чыдамлылык таләп итүче җиңел булмаган көндәлек эш. Бу тармакта хезмәт куючы һәркемгә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрем — тармак ветераннарына», — диелә котлауда.
Бәйрәм уңаеннан район башлыгы барлык өлкә хезмәткәрләренә имин юллар, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Нет комментариев