Табиблар әйтүенчә, психик сәламәтлек – психик иминлек халәте ул. Ул кешегә тормыштагы стрессларны җиңәргә, потенциалны гамәлгә ашырырга, укуда, эштә уңышларга ирешергә, җәмгыять үсешенә үз өлешеңне кертергә ярдәм итә. Психик сәламәтлек – авыруның булмавы гына түгел, ул үзгәрешләргә җайлашырга, проблемаларны нәтиҗәле итеп чишәргә, әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табарга да ярдәм итә. Район үзәк хастаханәсе психиатр-наркологы Әнвәр Кодировның чыгышы – шул хакта.
Чыннан да, психик сәламәтлек үз эченә эмоциональ тотрыклылык, гармоник мөнәсәбәтләр төзү һәм әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны адекват рәвештә кабул итү сәләтен алучы динамик система.
Ул ни өчен бик мөһим соң? Безнең психологик хәлебез турыдан-туры физик сәламәтлеккә, акыл процесслары һәм күнекмәләренә, тормыш сыйфатына тәэсир итә. Озакка сузылган стресс, тышка чыкмаган эмоцияләр яки психологик сыгылмалылык булмау депрессиягә һәм психосоматик авыруларга китерергә мөмкин. Шуңа күрә менталь сәламәтлек – затлылык, артыклык түгел, ул – ихтыяҗ.
Психик сәламәтлекне ничек сакларга һәм ныгытырга соң?
Беренчедән, «эш – ял» балансын саклагыз. Даими акча яки башка нәрсә артыннан куу организмның хәлсезләнүенә, көчсезләнүенә китерә. Шуңа күрә эш, йорт эшләре һәм ял вакыты арасында төгәл чикләр билгеләгез.
Икенчедән, аңлылык, аңлап эшләүгә таяныгыз. «Биредә һәм хәзер» чынбарлыгында була белү борчылуны киметергә ярдәм итә. Гади генә медитация, сулыш алу күнегүләре һәм хәтта гаджетсыз көндәлек прогулкалар игътибарны хәзерге моментка тупларга һәм бәйләнгеч уй-фикерләрдән арынырга ярдәм итә.
Өченчедән, физик тәнегез турында кайгыртыгыз. Психика һәм тән – алар асерылгысыз. Даими физик активлык, сыйфатлы йокы (7-9 сәгать) һәм туклану эмоциональ тотрыклылык өчен фундамент төзиләр. Физик йөкләмә вакытында бүленеп чыга торган шатлык гормоннары стрессларны нәтиҗәлерәк җиңәргә ярдәм итә.
Социаль элемтәләрне ныгытыгыз. Чөнки кеше – социаль җан иясе. Сезгә иминлек тойгысы бирә торган якын кешеләрегез белән аралашыгыз. Ялгызлык психикага начар тәэсир итә, борчуларыгызны якыннарыгыз белән уртаклашыгыз, үз эчегезгә бикләнмәгез.
Эмоциональ интеллектыгызны үстерегез. Үз эмоцияләрегезне танып белергә, үз-үзегезгә «Мин хәзер нәрсә тоям һәм ни өчен?» дигән сорауны бирергә өйрәнегез. Үз хисләреңне тану, хәтта тискәреләрен дә, – әйләнә-тирәдәгеләргә басым ясамыйча, аларга үз тойгыларыңны, курку һәм мотивларыңны такмыйча яшәүгә бер адым ул.
Ярдәм сорарга курыкмагыз. Менталь сәламәтлек турында кайгырту үз эченә профессиональ ярдәм алырга кирәклеген тануны да ала. Психотерапия – үз-үзеңне танып белү, психикаңны нәтиҗәле итеп көйләү ул. Бу катлаулы хәлләрдән чыга белергә һәм үсеш өчен ресурслар табарга мөмкинлек бирә. Психик сәламәтлек көн саен игътибар таләп итә. Кечкенәдән башлагыз: үз ихтыяҗларыгызга колак салыгыз, камил үк булмаска өйрәнегез һәм исегездә тотыгыз: үзең турында кайгырту – бу дөньядагы башка әйберләр турында да кайгырта белү сәләтенең нигезе ул.
Нет комментариев