Республика күләмендә балигъ булмаганнарның самокатларда, питбайкларда һәм мотоциклларда юл-транспорт һәлакәтләренә эләгеп торулары турындагы күңелсез хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Узган атнада мондый хәл безнең районда да булды. Район мәктәпләренең берсендә укучы кыз бала самокаттан егылып төшә һәм җитди тән җәрәхәтләре ала. Бүгенге көндә ул хастаханәдә дәвалана. Шушы уңайдан муниципаль район каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сафин алып барды.
Утырышта балалар һәм үсмерләрнең иминлеген саклау, аларның самокат, питбайк, мотоцикл кебек транспортта хокуксыз йөрүләренә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларына юл куймау, аларны даими контрольдә тоту мәсьәләләре каралды. Анда хокук саклау һәм мәгариф органнары вәкилләре, җаваплы хезмәткәрләр катнаштылар.
Утырышны Наил Әнвәр улы ачып җибәрде, югарыда телгә алынган күңелсез хәлгә тукталды һәм көн тәртибенең беренче пункты буенча сүзне Татарстан республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Ришат Бәхтевкә бирде.
Ришат Ренат улы иң элек район һәм республика саннарына тукталды. Агымдагы елның тугыз аенда республикада 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 14 баланың гомере өзелгән, 381 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 116 авария балаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Руль артына баскан яки утырган 22 бала да юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргәннәр. Аларның берсе һәлак булган, 21е тән җәрәхәтләре алган. Бәхетсезлек очракларына күпчелек 14-15 яшьлек яшүсмерләр дучар булалар һәм аларның күпчелеге кичке сәгатьләргә туры килә. Ә безнең районда тугыз ай эчендә балигъ булмаганнар катнашында 2 авария булган. Ике бала зыян күргән, аларның берсе машинада барган, икенчесе – самокатта. Бер баланың гомере өзелгән. Мотоциклда йөрүче 12 яшүсмер тоткарланган, аларның транспортлары штрафстоянкага озатылган. Балигъ булмаганнар учетка куелган, ә әти-әниләренә штраф салынган.
Мондый хокук бозуларны булдырмау өчен, ата-аналар, балалар арасында даими аңлату эшләре алып барырга кирәк. Яшүсмерләр югарыда телгә алынган транспортларда зур тизлек белән йөриләр, кулларына телефон алып, селфи төшереп баручылар, шлемсыз йөрүчеләр дә юк түгел. Балигъ булмаганнарның аварияләргә башкалар гаебе белән юлыгу очраклары да бар. Һәр әти-әни үз баласын контрольдә тотсын иде, бәхетсезлек очрагы булса, алар балаларын мәңгелеккә дә югалтырга мөмкиннәр, диде Ришат Бәхтиев.
Ул китергән мисаллар да беркемне дә битараф калдырырлык түгел. Биектауда ике яшүсмер мотоциклда баганага бәреләләр, берсе һәлак була, икенчесе тән җәрәхәтләре ала. Лаешта бер яшүсмер самокат белән бәрелә, аның гомере өзелә. Күптән түгел генә Нурлат районындагы улына мотоцикл алып биргән бер ана турындагы хәбәр дә – гыйбрәтле. Яшүсмер авариягә эләккән, тән җәрәхәтләре алган. Нәтиҗәдә ана кешенең эше судта каралып, аңа 55 мең сум күләмендә штраф салынган. «Кыскасы, балага мотоцикл, самокат, питбайк кебек транспорт алып бирү – үлем карары белән бер», – дип төгәлләде Ришат Бәхтиев сүзен.
Билгеле, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларга актив рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләре өйрәтелә, практик күнегүләр үткәрелә. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова нәкъ менә шуларга – укучыларның юлларда имин йөрү күнекмәләрен формалаштыру, юл хәрәкәте иминлеге таләпләре белән таныштыру өлкәсендә ата-аналар белән бергә эшләү мәсьәләләренә дә тукталды.
Безнең төп максат балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, аларда җәяүле һәм пассажир буларак имин йөрү күнекмәләрен формалаштыру. Район мәктәпләрендә бу эшкә комплекслы якын килү оештырылды, ул үз эченә дәрес, дәрестән соң һәм тәрбияви эшчәнлекне ала, – диде ул.
Мәктәпләрдә тормыш иминлеге дәресләре, сыйныф сәгатьләрендә һәм иминлек минутларында укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә дә вакыт бирелә. Дәрестән соң яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшли, тематик бәйгеләр, викторина, квестлар, рәсем һәм плакатлар конкурслары, акцияләр үткәрелә. Балалар юл чатларына чыгалар, анда төрле юл ситуацияләре тикшерелә, мәйданчыкларда күнегүләр, ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар уздырыла. Методик берләшмәләрдә укытучылар, җитәкчелек тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләләре карала. Башлангыч, урта һәм югары сыйныфлар укучыларында нинди база күрнекмәләре булдырырга кирәклеге дә тәгаен билгеләнгән. Ата-аналар белән шулай ук актив эш алып барыла. Машинада барганда, балалар өчен тоткыч җайланмалар куллану, аларны йөртү тәртипләре, автокреслоны урнаштыру кагыйдәләре язылган памяткалар белән танышалар. Иминлек почмаклары эшли. Аларда бала өчен уңайлы һәм куркынычсыз булган өй-мәктәп-өй маршрутларының схемалары, юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган плакатлар һәм памяткалар урнаштырылган. Ата-аналарга велосипедлар, самокат кебек транспорт белән идарә итү өчен яшь чикләүләре, экипировкага булган таләпләр, юлда, тротуарда һәм җәяүлеләр зонасында йөрү кагыйдәләре аңлатыла. Бозлавык, томан, кар яуганда хәрәкәт итү нечкәлекләре, яктылык кайтаргыч элементлар куллану турында мәгълүмат бирелә. Ата-аналар бу хактагы белешмәлекләр белән танышулары хакында хәтта имза да куялар.
Утырышка йомгакны Наил Сафин ясады. Ул балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларына, аларның самокат, питбайк, мотоцикл кебек транспортта бәхетсезлек очракларына юлыгуларына юл куймау буенча эшне тагы да активлаштырырга кирәклегенә басым ясады, җаваплы оешмалар алдына бурычлар куйды.
Рәсем – ясалма интеллект
Нет комментариев