Петр һәм Анна Ивановлар 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм иттеләр
Җәмгыять

Петр һәм Анна Ивановлар 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм иттеләр

Түбән Чыршылы авылында яшәүче Петр Макарович белән Анна Назаровнаның туган көннәре - бер-бер артлы. Бүген алар, ике бәйрәмне берләштереп, балаларын, онык-оныкчыкларын, туганнарын мул табын артына җыйдылар.

Гаилә башлыгы моннан 90 ел элек бүген туган.

Ивановларны олуг юбилейлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре һәм күчтәнәчләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Роза Гилева, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Илгизә Садыйкова, авыл ветераннар советы рәисе Галина Тимашева, якыннары да тигез гомер, тыныч картлык, саулык, кадер-хөрмәт теләделәр. 

Ивановлар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 7 онык, 4 оныкчык куанычы да күрәләр. 

- Авылның "аяклы тарихы". Петр дәдәй сөйләгәннәрне теркәп барсаң, ике китап язарлык. Бик күп белә, күңелендәге истәлекләре, хатирәләре белән уртаклаша. Умарталар тоталар, иң тәмле бал аларда, - дип мактадылар авылдашлары. 

Петр дәдәй белән Анна апаның бергә яши башлауларына да 67 ел булган. Тигез картлык озата барсын үзләрен, сәламәт булсыннар. 

Өлкәннәребез хакындагы тулырак язманы "Сарман" газетасының алдагы саннарында укыгыз.


Нет комментариев