ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4–9 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..-4 градуска кадәр, ә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында -8 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Көндез исә һава +9..+14 градуска кадәр җылына.
Мондый һава торышы Сарман районында да күзәтелә — явым-төшемсез, чагыштырмача җылы һава торышы саклана.
Нет комментариев