Әлмәттә солдат каршы алдылар
Җәмгыять

Әлмәттә солдат каршы алдылар

Кичә Әлмәт авылына, армия хезмәтен тутырып, солдат егет кайтты.

Юнысов Вилдан Нияз улын әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары көтеп алдылар, аны каршы алырга ныклап әзерләнделәр.

- Улыбыз хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты да килгән иде. Тырыш, Ватанга тугрылыклы егет үстергәнебез өчен, әтисе белән икебезгә рәхмәт сүзләре язылган анда. Без улыбыз белән бик горурланабыз, аның бәхетле һәм сәламәт булуын, барлык хыялларының да чынга ашуын телибез, - диде хәрби хезмәт үткән егетнең әнисе Әлфия Вәдүт кызы. 

Без дә Вилданга бары уңыш юлдаш булуын телибез.


Нет комментариев