САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Буран һәм бозлавык сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән режимга күчтеләр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе бүген һәм иртәгә республикада көтелгән начар һава шартлары сәбәпле юл хәрәкәте катнашучыларын саклыкка өндәде. Бу турыда «Татар-информ» МА.

Автоинспекторлар тизлек режимын төшерергә, машиналар арасында араны һәм дистанцияне арттырырга, кинәт борылышлар ясамаска, күренмәслек начар булганда, яктырту приборларын кабызырга киңәш итә. Шулай ук транспорт чарасының техник торышын тикшереп чыгарга, иминлек каешларын эләктерергә һәм юлдагы шартларга карап, кышкы шиналар кулланырга тәкъдим ителә.

Җәяүлеләргә исә бозлавык һәм томанда аеруча сак булырга, киемнәренә яктырткыч элементлар беркетергә, юлны тиешле урыннарда гына чыгарга кушылды.

– Әгәр юлда авария яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыкса, шунда ук 8 (843) 5-333-888 номеры аша безгә мөрәҗәгать итегез, – дип белдерделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре буран, бозлавык һәм томан көтелгән көннәрдә көчәйтелгән режимда хезмәт итәчәк. Кискен хәлләрдә алар ярдәм күрсәтү өчен әзер.

Исегезгә төшерәбез: алдагы ике тәүлектә Татарстан территориясендә юеш кар явуы, юлларда бозлавык барлыкка килүе һәм томан төшүе көтелә.

Район автосөючеләренең дә күбесе җәйге тәгәрмәчләргә күчеп өлгергән иде. Моны да исәпкә алып, бик кирәк булмаса, юлга чыкмаска киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев