Бүләк бодай хуҗасын тапты
“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына 2023 елның 2 яртыеллыгы өчен яздыру кампаниясе кысаларында узган призлы ункөнлектә уйнатылган 1 капчык бодай хуҗасына барып иреште.
- Элекке елларда бервакытны бозау откан идек. Бу юлы тавык-чебешләргә, каз-үрдәккә бодайлы да булдык менә. Рәхмәт, эшләрегез уң барсын, - диде Сарманда яшәүче Әлфия Сабирова.
Әлфия апа - безнең өчен чит кеше түгел. 17 ел гомерен район газеталарын бастыру эшенә багышлаган – типографиядә хезмәт куйган, аның халыкка вакытында барып ирешүенә зур өлеш керткән ханым ул. “Сарман”га язылып, кызы Эльвира аны “Сарман”лы да, бодайлы да итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев