САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Булачак Пикассолар Сарман сәнгать мәктәбендә дә тәрбияләнә

8 декабрьдә Халыкара рәссам көне билгеләп үтелә.

Ул 2007 елда «Дөнья халыклары сәнгате» халыкара ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Аңа заманча рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш керткән рәссам һәм меценат Николай Корнилов 1988 елда ук нигез сал.
Рәссам көне – ул профессионаллар һәм рәсем сәнгатен яратучылар бәйрәме генә түгел. Иҗат кеше күңелендә дөньяга сөенү һәм аны ярату мөмкинлеге тудыра. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне матурлык яратучы һәркем билгеләп үтәргә хокуклы. 
Рәссамның һәр иҗат җимешендә тормыш сурәтләнә. Чынлыкта исә, рәсемгә төрлечә җан кертергә була. Май сылап куйсаң, ул кеше йөрәгенә йомшаграк ята. Акбур белән сызгалап та, әллә нинди шедеврлар тудырырга мөмкин. Хикмәт – нинди алым белән рәсем ясауда түгел, ә аның башкалар күзендә очкын кабыза алуында.
Булачак Пикассо, Шишкиннарны Сарманның Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә дә тәрбиялиләр. Биредә һәр бала – кечкенә рәссам, дигән фикер калды күңелдә. Укучыларны рәсем сәнгатенә җәлеп иткән укытучыларның хезмәтен дә билгеләп үтү урынлы булыр. Сәнгать мәктәбе диварларындагы рәсемнәргә, бизәлешкә аларның күңел җылысы салынган. Һәр бүлмә зәвыклы итеп ясалган, анда шөгыльләнүчеләрне дә, кунакларны да үзенә тартып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев