САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген шигырь сөючеләр Хәмбәл Фәрхиев белән очраштылар

Бүген район үзәк китапханәсендә шигырь сөючеләр Чукмарлы авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Хәмбәл Фәрхиев (Нур Сәед) белән очраштылар.

“Чит җирләрдә мин ул – мин түгел” дип исемләнгән әлеге очрашуны “Сарман таңнары” әдәби-иҗат берләшмәсе оештырды. 

Кичәдә катнашучылар Хәмбәл Фәрхиевнең (әдәби тәхәллүсе – Нур Сәед) шигырьләрен укыдылар, аңа багышлап язылган үз шигырьләре белән таныштырдылар, шагыйрь турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Очрашуда шулай ук Нур Сәед сүзләренә язылган һәм башка җырлар яңгырады. Соңыннан автор очрашуда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев