Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсендә узачак
Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни авылында уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат очрашуында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни авылында уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат очрашуында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, бәйрәм өчен махсус күргәзмә әзерләнәчәк.
Федераль Сабан туе быел 18 июльдә Омск шәһәрендә узачак. БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, Омскта Сабан туе көнне Муса Җәлилгә бюст ачу да каралган.
Данис Шакиров быел татар эшмәкәрләре җыенында хәләл продукция мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев