«Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда 10 млрд сумлык эшләр көтелә
Татарстанда быел 11 районда, Казан һәм Яр Чаллыда 560 ишегалды территориясен 10 млрд сум акчага төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта Дәүләт Советы президиумы утырышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
– Уңайлы ишегаллары республиканың 181 мең кешесенә каралган. Асфальт түшәү буенча 1,3 млн квадрат метр мәйданны асфальтлау планлаштырыла. 81 ишегалдында эшләр тәмамланган инде. 110 ишегалдында яктырту эшләре бетерелгән, – диде ул.
Шәйдуллин өстәп, киләсе елда калган 243 ишегалдын төзекләндерү көтелүен әйтте.
– Бу программа – бөтенләй яңа дәрәҗәдәге чара. Аны тик 1990-еллардагы иске торакны бетерү буенча зур күләмле программа белән генә чагыштырып була, – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов.
Республиканың «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 2025 ел ахырына республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 54 млрд сум акчага 5,8 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев