Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

БДИдан 100 балл җыйган Сарман урта мәктәбе укучысы тәрҗемәче булырга тели

Медея исеме, грекчадан тәрҗемә иткәндә, “минем алиһәм” дигән мәгънәгә ия. Мондый исем йөрткән кызларга ихтыяр көче, үткен акыл, горур табигатьле булу хас. Алар мөстәкыйль, алга карап фикер йөртәләр һәм иҗатка тартылалар. Сарман урта мәктәбендә белем алган һәм рус әдәбиятыннан имтиханы 100 балл белән бәяләнгән Медея Урматова белән аның уңыш сере хакында сөйләштек.

- Медея, иң элек үзең белән таныштыр әле.

- Мин Кыргызстан башкаласы Бишкекта туганмын. Минем гаиләм зур: әти-әнием һәм ике энем белән сеңлем бар. Без Россиягә миңа биш яшь чагында күченеп кайттык. Ул вакытта без гаиләдә дүртәү идек. Бер ел Новосибирск өлкәсендә яшәгәннән соң, Якутиягә күчендек. Анда сеңлем туды. Шунда 1 сыйныфка укырга кердем һәм бишенче класска кадәр белем алдым. Беренче укытучым Лариса Бадмаевна миңа үз алдыма югары максатлар куярга һәм аларга ирешү өчен ниләр эшләргә кирәклегенә төшендерде. Татарстанга без 2020 елның язында бишәү күченеп килдек.

- Мәктәптә кайсы фәннәрне аеруча яраттың?

- Миңа гуманитар фәннәр җиңел бирелә. Рус, инглиз телләрен, рус әдәбиятын яраттым. Якутиядә чакта немец телен теләп үзләштердем.

- Имтиханнарга әзерләнгәндә, 100 балл җыярмын, дип уйладыңмы әллә бу максатчан адымың булдымы?

- Якыннарым мине һәрвакыт үз алдыма максатлар куярга өйрәтә килделәр, һәр гамәлемне хуплап тордылар. Имтиханнарга әзерләнә башлагач, мин һәр фәннән кимендә 90 балл җыюны үземә бурыч итеп куйдым һәм аны үтәргә тырыштым.

- 100 санын күргәч, беренче уй-кичерешләрең нинди булды? Әллә “шулай булырга тиеш” идеме?

- Минем өчен бик тә кадерле “100” санын күргәч, мин чиктән тыш шатландым, шул ук вакытта үз күзләремә ышанмый да тордым. Әни моның чынбарлык икәнен әйткәч кенә, җиңел сулап куйдым. Көне буе үземне бәхетле тоеп, очып, үткән юлым өчен үзем белән горурланып йөрдем. Әлбәттә, бу имтиханга әзерләнеп үткәрелгән йокысыз төннәрем, хаталар өстендә даими эш, йөзләгән (бәлки, меңләгәндер) язылган сочинениеләр нәтиҗәсе дә булды.

- Күпләр әдәбиятны субъектив имтиханга саныйлар. Шулай да әйт әле: максималь балл алу өчен берәр логик фикерләү кирәктер, мөгаен?

- Әтием белән әнием миңа имтиханга әзерлекне ышанып тапшырдылар һәм БДИларга әзерләнү буенча онлайн-мәктәптә укырга да рөхсәт бирделәр. Нәкъ менә шунда мин сочинениеләрне төзүчеләр һәм экспертлар күрергә теләгән логик фикерләүгә өйрәндем. Язылган иншаларның хаталарын анализлап, имтихан тапшыруның барлык нечкәлекләрен практикада үзләштердем.

- Сиңа тәэсир көче биргән берәр китабың бармы?

- Мин кечкенәдән Александр Сергеевич Пушкин әсәрләрен укырга яраттым. Алар һәрвакыт минем күңел кылларына үтеп керәләр. Җиңел һәм аңлаешлы телдә язылган әсәрләрне кат-кат укыган саен, үземә яңалык ачам, беренче укыганда күрмәгән яңа детальләрне табам. Минем йөрәгемдә “Дубровский” романы белән “Буран” (“Метель”) повесте аерым урын алып торалар. Әсәрләр геройларының тәвәккәллеге һәм намуслылыгы мине һәрвакыт сокландыра. Алар бәхеткә һәм мәхәббәткә ирешү юлын шунда күрәләр.

- Кая укырга керергә планлаштырасың? Югары уку йортын сайлавың нәкъ менә әдәбият белән бәйледер, мөгаен. Шулаймы?

- Минем матур әдәбият тәрҗемәчесе буласым килә. Шуңа Казанның югары уку йортларына өстенлек бирермен. Шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендәгеләренә дә документларымны тапшырып карарга ниятлим.

- 10 елдан соң үзеңне ничек күзаллыйсың?

- Мин үземне эре бер нәшриятнең тәрҗемәчесе итеп күз алдына китерәм. 

- Укытучыларга, сыйныфташларыңа әйтер нинди теләкләрең бар?

- Укуга һәм хезмәткә мәхәббәт, намуслылык һәм белемгә омтылыш тәрбияләгәннәре өчен, сыйныф җитәкчем Альмира Ирековнага һәм барлык укытучыларга зур рәхмәт әйтәм. Укучыларда киләчәккә потенциал күреп, аларны биек үрләргә рухландырганнары һәм уңышка ирешергә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт. Эчкерсез хөрмәт сүзләрем Венера Рафизовнага барып ирешсә иде. 5 сыйныфта укыганда ук, ул минем потенциалымны ачыклады һәм олимпиадалар хәрәкәте белән таныштырды. 8 сыйныфта укыганда, без аларга җитдирәк әзерләнә башладык, ә 9 сыйныфта беренче тапкыр йомгаклау этабына үттек. Шуннан бирле ел саен республикадан призлы урыннар белән кайттык. Миңа ышанганы, көч биргәне һәм олы ярдәме өчен зур рәхмәт. Мине җылы кабул иткәннәре һәм терәк булганнары өчен, сыйныфташларыма рәхмәтлемен. Алар һәрвакыт минем казанышларым өчен сөенделәр, шатлык уртаклаштылар.

- Медея, әти-әниеңнең һөнәрен сайламавыңның берәр сәбәбе юкмы?

- Әти-әниемнең миңа булган ышанычын бик югары бәялим. Дусларым белән чыгаммы, киләчәгемне үзем хәл итәмме, һөнәр сайлыйммы – алар минем фикерне һәм минем карарларымны һәрвакыт хуплыйлар. Гаиләбез зур булса да, анда һәр балага игътибар җитәрлек. Минем казанышларым һәм уңышларым өчен әти-әнием бик сөенәләр. Алар минем белән горурлансын өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Без барлык авырлыкларны бергә җиңәбез. Моннан тыш, кичке якта даими рәвештә гаилә белән кинофильмнар карыйбыз. Әтием белән әнием әйткәнчә, табиб булу – ул һөнәр түгел, ә сәләт. Мин әтиемнең кеше гомерләрен саклап калуы белән чиксез горурланам, ә әнием моңа этәргеч бирә. Әмма үземне табиб итеп күрмим, чөнки күңелемә иҗат, китаплар белән эшләү якынрак.

- Хоббиең бармы?

- Мин укырга бик яратам. Кечкенә хикәяме, зур романмы – анысы мөһим түгел. Рәсем ясау һәм аниме карау белән кызыксынам. 

- Иң кызыклы соравым: татарча аңлыйсыңмы?

- Әйе, аңлыйм. Кыргыз һәм татар телләре охшаш. Алты ел Сарманда яшәү дәверендә мин сөйләм телен аңлый башладым һәм бераз әдәби телне беләм, әмма сөйләшә алмый әле.

- Афәрин, Медея. Мин сиңа киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телим. 10 елдан соң, Аллаһ теләсә, тагын очрашырбыз.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев