САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала табарга җыенучыларга берничә киңәш

Акушер-гинеколог авырга узу өчен киңәшләр бирә.

Башта берничә анализ бирергә кирәк. Бу – сидеккә гомуми анализ, канга клиник анализ, венада һәм капиллярларда кан составындагы глюкоза микъдарын ачыклауга анализлар, аксыл трепонемага сыворотка антитәнчекләрен ачыклау, ВИЧ-1\2 антигеннары һәм антитәнчекләре, HBsAg, анти-HCV анализы, ТТГ гормоны концентрациясе, кызылча вирусына антитәнчекләргә анализ, кан төркеме һәм резус-факторны ачыклау.

Шулай ук, белгеч киңәш иткәнчә, тәмәкедән һәм хәмердән баш тартырга, стрессны киметергә, йокы режимын нормальләштерергә, кичке 11дән дә калмыйча йокларга ятарга, иртән 6-7 сәгатьтә торырга кирәк.

Табиб үз белдегең белән генә витаминнар алып эчмәскә, нәтиҗәле препаратны табиб белән киңәшеп алырга кирәк булуын искәртә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/bala-tabuny-nicek-planlastyryrga-5855443

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев