Атлар җилдән җитез чаптылар
Ат чабышлары ел саен күп санлы тамашачыларны үзенә җыя. Гасырлар буена халкыбызның тугры юлдашы булган бу акыллы хайваннарга беркем дә битараф кала алмый торгандыр.
Чабышлар берничә төркемдә алып барылды. Чиста токымлы юртаклар ярышында I урынны – Калифорния кушаматлы ат (Рамил Хафизовның крестьян-фермер хуҗалыгыннан, йөртүчесе – Рамил Хәмәдиев), II урынны – Неопаль кушаматлы ат (хуҗасы һәм йөртүчесе Илфат Сабиров), III урынны Афттомат кушаматлы ат (хуҗасы һәм йөртүчесе – Айдар Зиннуров, Мөслим районы) алды. Чиста токымлы менге атлар ярышында финишка беренче булып – Смарт Риквес кушаматлы ат (Башкортостан, хуҗасы – Фаил Әлтәпов, җайдагы – Шамил Ходайкулов), икенче булып – Теран кушаматлы ат (Азнакай, хуҗасы – Азамат Җиһангиров, җайдагы – Айдар Идиятуллин), өченче булып Стойкая кушаматлы ат (Петровский Завод, хуҗасы һәм йөртүчесе – Федор Кондратьев) килде.
Җирле менге атлар ярышында I урынга – Эммануэль кушаматлы ат (Азнакай, хуҗасы – Азамат Җиһангиров, йөртүчесе – Таһир Мөхәммәтов), II урынга – Грааль кушаматлы ат (Зәй, хуҗасы – Мансур Гыйздәтуллин, йөртүчесе – Ансар Гыйздәтуллин), III урынга – Гамбит кушаматлы ат (Петровский Завод, хуҗасы һәм йөртүчесе – Федор Кондратьев), IV урынга Лейла кушаматлы ат (Тукай районы, хуҗасы һәм җайдагы – Рифат Гафиятуллин) лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев