Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Җәлилнең тату сыйныфы кызлары hәм егетләре Анапада ял иттеләр

«Тату сыйныф серләре» әти-әниләр комитеты республика бәйгесендә катнашып, Җәлилнең беренче санлы урта мәктәбенең 10 сыйныфы икенче урынны яулады. Аларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Краснодар өлкәсе Анапа шәhәренең сәламәтләндерү лагерена юллама белән бүләкләде.

5 июньдә 30 укучы hәм аларның сыйныф җитәкчеләре Рима Шаяхмәтова ял итәргә киттеләр. Укучыларны анда 23 июньгә кадәр төрле чаралар, мастер-класслар, экскурсияләр көтте. Әти-әниләр бик теләп риза булдылар, интернет челтәрләре аша балаларының яллары белән танышып бардылар. Укучылар тату сыйныф икәнлекләрен анда да исбатладылар: «Кара диңгез йолдызы» дипломы һәм кубогы белән бүләкләнделәр. Хәзерге вакытта укучылар кайтыр юлга чыктылар.

Фото район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев