Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җәлилдән Рәзинә ханым җитмеш төрле һөнәргә ия

Рәзинә Миңнегалиева Әлмәт районы Нәдер авылында туып-үсә. Гомер буе нефть тармагында хезмәт куя, ә лаеклы ялга чыккач, массажист һөнәрен үзләштерә.

Аның бакчачылык белән шөгыльләнергә дә, «Илһам» халык театрында уйнап, Камал театры сәхнәсендә «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» дипломына лаек булырга да вакыты җитә. Рәзинә ханым шулай ук «Кодагыйлар» ансамблендә җырлый, шигырьләр яза. Ләкин аның иң гаҗәеп һөнәре — борында, таракта һәм башкорт кубызында уйнау.

– Борында уйнарга кечкенәдән өйрәндем. Бу уенда борын, тамак, кул катнаша, дөрес итеп тын ала белергә дә кирәк. Ә таракта уйнарга әни өйрәтте. Гармун булмаганда, шул көйләргә җырлап, биеп күңел ача идек, – ди ул.

Соңгы бер елда ул Җәлил поселогында яши, ветераннар советына йөри, волонотер буларак маскировка челтәрләре үрә һәм МХО өчен башка кирәк-яраклар әзерләшергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев