Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил волонтерлары җиңүне якынайталар

Махсус хәрби операция зонасында илебез сагында торучылар өчен өйдән килгән һәр күчтәнәч – дөнья һәм тынычлык авазы сыман. Ул гади аш, тушенка яки оек кына түгел, ул – ватан сакчысын истә тоталар, көтәләр һәм аңа ышаналар, дигән сүз. Солдат балалар рәсеме яки хат, меңнәрчә километр ераклыктан бәйләнгән бияләй яки башлык ала икән, ул аңа үзе саклый һәм яклый торган кешеләрне, шәһәравылларны һәм башкасын ачыграк күзалларга ярдәм итә. Бу исә аның рухын тагы да ныгыта, алга барырга көч бирә.

Җәлил поселогында эшләп килүче «Ярдәм янәшә» төркеме җитәкчеләренең берсе Мәдинә Сабирова белән волонтерларның эшчәнлекләре хакында сөйләштек.

– Безнең төркем 2024 елның 13 гыйнварыннан бирле эшли. Эшне 50 кеше белән башлаган идек, бүгенге көндә ул 530дан артык волонтерны берләштерә. Иң яшебезгә – 45, иң өлкәнебезгә – 87 яшь. Төркемебездә Җәлил генә түгел, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Спас, Яшел Үзән һәм башка район кешеләре дә бар. Иске Минзәләбаш, Куҗак кебек тирә-як авылларда яшәүчеләр дә безнең хәрәкәткә бик теләп кушылдылар. Төркем белән үзем генә җитәкчелек итмим. Без – өчәү: мин, Дилүс Фазлыев һәм Рәмзия Ясәвиева. Ә безнең «штаб» ролен поселок ветераннар советы клубы башкара. Без – волонтерлар шушында җыелабыз, сетка үрү, ашлар тутыру һәм башка күп эшләрне шушында гамәлгә ашырабыз. Поселок ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева безне һәрвакыт якты йөз белән каршы ала, эшебездә зур ярдәм күрсәтә.

– Сез, өч җитәкче, дидегез. Барыгыз да бер үк төрле эш башкарасызмы?

– Юк, әйтик, акча җыю өчен «сбор»лар ачу, кирәк әйберләрне юнәтү кебек эшләр – Рәмзия Ясәвиева белән минем җаваплылыкта. Фәридә Шәкүрова белән Гөлгенә Саттарова – беренче ярдәмчеләрем. «Тимер-томырлар» – Дилүс Фазлыев җилкәсендә. Машиналар кирәк булганда, аларны барып карау, алып кайту, запчастьлар табу, ремонтка кертү кебек эшләрне ул башкара. Запчастьлар өчен акча кирәк булса, без тиз арада аны җыюны оештырабыз, ул җыелганчы, үзебезнең акчаларны куеп торабыз. Генераторлар, бензопычкыларны алу, табу белән дә Дилүс абый шөгыльләнә. Блиндаж җылыткычларын үзебезнең район гына түгел, Мөслим егетләренә дә җибәрдек. Интернет-кибетләрдән дә күп әйберләр кайтартабыз. Махсус җәймәләр, йокы капчыклары, тактик перчаткалар, кайчылар алдык.

– Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр өчен тагын ниләр әзерлисез?

– Без алар белән элемтәдә торабыз. Алар безгә: «Теге яки бу әйберне җибәрә алмыйсызмы?» – дип мөрәҗәгать итәләр. Эшли башлаган көннән үк «сбор»лар оештырып, халык ярдәме белән 5 машина, мотоцикллар алып җибәрдек. Алар төрле юнәлешләргә һәм гаскәрләргә озатылдылар, әйтик, пехота, десантчылар, разведчикларга. Эшләү дәверендә 2 «Мавик», ягъни квадрокоптерлар, ә алар бик кыйммәт торалар, күп санда генераторлар, бензопычкылар, аларга майлар, рацияләр, аккумуляторлар, балык тоту ятьмәләре җибәрдек. Соңгылары егетләр өчен аеруча кирәкле әйбер. Алар аны «тормыш юлы» ясаганда кулланалар.

– Сез маскировка челтәрләре дә үрәсез.

– Моның белән шөгыльләнүче аерым төркемебез бар. 2024 елның июнь аеннан бирле 368 челтәр үрдек. Апалар көн дә эшкә килгәндәй киләләр, иртәнге сигездән көндезге унбергә кадәр эшлиләр, кайбер көннәрдә соңга кадәр дә утыралар. Сетка өчен кирәк-яракны «сбор» ачып, шул акчага алабыз. Петербургтан җылылыкны күрсәтми, үткәрми торган спектраспан дигән материал кайтартабыз. Ул Әлмәткә кайта, ә аннан аны туры Илдус абый белән Энҗе апаларга алып кайтабыз. Илдус абый аны 6 см лы тасмаларга кисә, моның өчен махсус үз куллары белән станок ясады. Энҗе апа аларны төрә. Ветераннар клубында бу тасмаларны волонтер апалар «елочка» итеп кисәләр һәм валикларга төрәләр. Болай иткәндә, сетканы үрү җайлырак. Кисү-төрү кебек эшләрдә клубка йөрмәүчеләр дә ярдәм итәләр. Лаеклы ялдагы укытучы Ольга Васильевна өендә торып эшли, ул – безнең иганәчебез дә. Өйдә эшләүчеләргә якыннары да булышалар. Миңа да улларым Айнур белән Раил бик теләп ярдәм итәләр.

– Коры ашлар да махсус операциядәге егетләребез өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе дип беләбез.

– Әйе, аңа сорау зур. Берничә төрле аш, салат, карабодай боткасы ясыйбыз. Апаларыбыз аш өчен кирәкле итне һәм яшелчәләрне өйләрендә киптерәләр. Кайсы «сушилка» алды, кайсы газ мичендә киптерә. Үземнең дә өйдә ике «сушилка» эшләп тора. Яшелчәләрне үзебез үстерәбез, халык та бик күп китерә, итне сатып алабыз. Ит тә, яшелчәләр дә шактый озак кибәләр, ләкин шушы апаларның берсенең дә утка дип акча сораганы юк. Дөге, карабодай кебек ярмалар белән дә халык ярдәм итә. Кул токмачларын Сөләй, Урсалыбаш авылларыннан китерәләр. Үзебез дә клубта «токмач өмәләре» үткәрәбез. Ашка кирәкле әйберләр әзер булгач, аларны ваккумлы пакетларга тутырабыз. Беребез итен сала, икенчебез – суган, өченчебез – яшелчәсен... Тәмләткечләрне, дару үләннәрен дә үзебез хәстәрлибез, халыктан да кабул итәбез. Дару үләннәреннән чәйләр ясыйбыз. Клубтан эш өйгә дә ияреп кайта. Мәсәлән, Рәмзия Шәйдуллина көндез сетка үрә, үләннәрне өенә алып китеп, кичен чәйләр тутыра.

– Сез бит әле лотерея да уйнатасыз.

– Безнең махсус лотерея төркеме бар. Ул да кирәкле әйберләрне алырга шактый булыша. Лотерея уйнатканда, волонтер апаларның кул эшләре бик ярдәм итә. Әйтик, Фирдәүсә апа кәрҗиннәр үрә. Махсус операциядә хезмәт итүче бер егетебезнең әнисе Түбән Кама шәһәренең мебель фабрикасыннан җиһаз тышлаганнан калган материалларны алып кайтып бирә, Суфия Гәрәйшина алардан сумкалар, кошелеклар, калынракларыннан бәлеш салып йөри торган «переноска»лар тегә. Өйдән кулланылмаган әйберләрне дә алып киләбез, кешеләр дә бирәләр. Тукымалардан алтын куллы Роза апа алъяпкычлар, тоткычлар хәстәрли.

– Сезнең тегүчеләр теккән әйберләр хәрби операция зонасына да китәме?

– Азнакай тегү фабрикасының Җәлилдәге цехы безгә курткалар теккәннән калган синтепоннарны бирә, Роза, Мәрьям, Рәзинә, Суфия апалар Түбән Камадан кайткан тукымалардан мендәр тышлары тегеп, шул синтепоннарны тутыралар. Кырда кунган очракларда егетләребезгә бик тә ярдәм итәләр алар. Госпитальләргә дә булышабыз. Кызларыбыз Елизаров аппаратына чехоллар, сынган кулларны элеп йөрергә капчыклар, сынган аяк һәм кул арасына, култык астына куярга «косточки»лар тегәләр. Җәлил кибетләре дә штора теккәннән калган тукымаларын бирәләр.

– Сезгә тагын кемнәр ярдәм итә?

– Медикаментлар белән нефтьчеләр булыша. Җәлил укучылары окоп шәмнәре ясыйлар, коры душ, гуманитар ярдәм әзерләүдә, сетка үрүдә һәм башка эшләрдә булышалар. Ата-аналарның да ярдәме зур. Гуманитар йөк җибәрер алдыннан кирәк-яраклар исемлеген мөмкин булган төркемнәр, Җәлилнең Интернеттагы битләренә куябыз. Халык сабын, теш пастасы, эчке киемнәр, исемле тартмалар, консервланган азык-төлек, кайнатмалар алып килә. Әйберләрне тартмаларга урнаштырып, төреп, скотчлар белән ябыштырып, адресларын, юнәлешләрен язабыз.

– ...ә аларны илтеп бирү Дилүс абый җаваплылыгындамы?

– Махсус операция зонасына елга берничә ай саен бара ул. Соңгы тапкыр әле июнь аенда гына барып кайтты. Аның үзенең командасы бар: Рафаэль Гарифуллин, Илфат Нуриев, Айрат Солтанов. Дилүс абый җаваплылыгына караган товарлар Александровка авылында тутырыла. Аңа авыл яшьләре, мәктәп коллективы, укучылар ярдәм итәләр.

– Сез бик кирәкле эш башкарасыз. Үзегез нинди хисләр кичерәсез?

– Клубтан күңел рәхәтләнеп кайта. Әле ярый шушы эшне башлап җибәргәнбез, дип сөенәм. Җитәкчеләребез дә хезмәтебезне күрәләр. Иң актив кызларыбыз район башлыгы Фәрит Хөснуллинның, поселок җирлеге башлыгы Рафик Кәримовның Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Җитәкчеләр безне сертификатлар, эшебездә кирәк булган сушилка кебек әйберләр белән дә сөендерәләр. Рәхмәт хатларын махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребездән дә алабыз. Шунысына сөенәбез: килгән хәбәрләрдән күренгәнчә, без җибәргән әйберләр ияләренә барып җитәләр. Илебез сагында торучыларның кырыс тормышкөнкүрешенә аз гына булса да яктылык өсти алсак та – зур шатлык. Чөнки бездә вак-төяк булып күренгән әйберләр анда зур роль уйнарга мөмкин.

– Эш белән мавыгып, үзегез турында онытып җибәрмисезме?

– Бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез. Кайгы-шатлыкларыбыз да – уртак. Төркемебездә намаз укучылар бар. Коръән ашлары, ураза вакытында ифтар мәҗлесләре үткәрдек, ике егетебез акчалата ярдәм дә күрсәтте. Поселок укучылары бәйрәмнәрдә концертлар куеп китәләр, үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк итәләр. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребез дә – бездә еш кунак. Гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Күптән түгел Куҗакка авыл көненә бардык, актив волонтерларыбызны бүләкләп кайттык. Җәлил халкы бик ярдәмчел һәм бердәм. Кирәкле акчаның беркайчан да җыелмый калганы юк. Зуррак суммалар кирәк булганда, махсус операциядә хезмәт итүче егетләребез үзләре дә булышалар. Гуманитар миссия, сәяси карашлары, яшьләре төрлечә булуга карамастан, кешеләрне берләштерә, халык белән махсус операциядә хезмәт итүчеләрне бербөтен итә. Бу Җиңүгә булган ышанычны тагы да арттыра. Без дөньяда тынычлык урнашуын, илебез сагында торучы ирегетләребезнең исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Без сезгә кирәкле һәм игелекле эшегездә уңышлар телибез, сафларыгыз тагы да артсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев