Җәлил гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы ике имтиханнан йөзәр балл җыйган
Бердәм дәүләт имтиханнары – укучылар өчен иң җаваплы мизгелләрнең берсе. Сынаулар аларның киләчәген билгели, ышанычларын аклый. Һәркем яхшыга өметләнә, түземсезләнеп, нәтиҗәләрне көтә...
Ел саен диярлек районда берәр фәннән максималь йөз балл җыючылар була. Җәлил гимназиясе укучысы Илназ Әсләмов исә ике – рус теле белән физика фәннәреннән шундый уңышка ирешкән. Математиканың профильле дәрәҗәсен дә 92 баллга тапшырган. Без аның белән әңгәмә кордык.
– Илназ, югары күрсәткечләргә ирешүең белән котлыйм. Ким дигәндә, бер фәннән максималь балл җыярмын, дип уйлаган идеңме?
– Физикадан йөз балл көткән идем, чөнки имтиханда барлык биремнәрне дә чиштем һәм кат-кат тикшердем. Рус теленнән шулай ук туксаннан артык булыр, дип уйладым, ләкин йөзгә үк өметләнмәдем. Имтиханда мин иншаны соңгы минутларда гына язып бетердем, һәм аны тикшереп чыгарга вакытым калмады. Ашыгып язгач, анда очраклы хаталар булыр, дип шикләндем.
– Нәтиҗәләр килгәч, ышана алмагансыңдыр инде?
– Әйе, рус теленнән йөз балл икәнен күргәч, чынлап та, башта ышанмадым, сайтны берничә тапкыр яңарттым – дөрестән дә, иң югары күрсәткеч! Әле һаман да: «Рус телен дә, физиканы да шулкадәр камил эшләдемме икән?» – дип уйлап куям.
– Якыннарың, сине әзерләгән укытучыларың бу яңалыкны ничек кабул иттеләр?
– Әти-әнием бик шатланды, рус теле укытучысы Ильмира Хөснетдинова да, нәтиҗәне ишетүгә, шалтыратып, миңа рәхмәтен әйтеп котлады. Физика укытучысы Рәзилә Габделхакова да бик сөенде. Ә әбием шатлыгыннан елап та алды хәтта!

– Менә күпме кешене сөендергәнсең! Укытучыларыңа үзеңнең әйтер сүзең бармы?
– Мин рус теле укытучым Ильмира Наил кызына бик рәхмәтле, ул һәрвакыт материалны җентекләп аңлатты, аңлашылмаган әйберләр булса, теләсә нинди сорауларга җавап бирергә әзер иде. Ул безне имтиханга унынчы сыйныфтан ук әзерли башлады, һәр дәрес башында тест өлеше буенча кечкенә мөстәкыйль эш үткәрде. Укытучыбыз шулай ук инша структурасын аңлатты, аны дөрес итеп язарга өйрәтте. Ул минем рус теленнән булган уңышыма зур өлеш кертте.
Физика укытучым Рәзилә Ришат кызы да минем әзерлек өчен шактый көч куйды, моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Әлеге фәннән мин онлайн-курслар да үттем.
Моңа кадәр районда ике фәннән йөзәр балл җыючы булмаган икән. Тарихка кереп калдым. Алга таба андый укучылар күп булыр, дип өметләнәм.
– Укуыңны кайсы юнәлеш буенча дәвам итәргә телисең?
– Миңа һәрвакыт төгәл фәннәр ошады. Хәзер мин IT өлкәсенә барырга планлаштырам, чөнки информатика да минем иң яраткан фәннәремнең берсе булды. Документларымны Иннополис Университетына тапшырырга ниятлим.
– Киләчәк чыгарылыш укучыларына үз тәҗрибәңнән нинди киңәшләр бирә аласың?
– Иң мөһиме – максатны дөрес итеп кую. Ул никадәр конкрет булса, шулкадәр яхшырак. Кеше имтиханнарга ни өчен әзерләнгәнен ачык аңларга тиеш.
– Сарманда үткән Яшьләр көнендә сине район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләкләде. Җитәкчелек тарафыннан игътибар булгач, рәхәттер?
– Әйе, район тырыш кешеләр турында онытмагач, бик шәп. Акчаны счетка салып куйдым, әле тотарга исәп юк.
– Рәхмәт, Илназ, алдагы тормышыңда да уңышлар гына юлдаш булсын!
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев