Татарстан биш ел рәттән 3 млн кв. метрдан артык торак кертә. Узган ел рекорд күрсәткечкә ирешелгән — 3,5 млн кв. метрдан артык. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
– Россия Төзелеш министрлыгының быелгы планы – 3 млн 175 мең кв. метрдан ким түгел. Ләкин республика үсү темпларын саклап, узган елгы күрсәткечкә яки аннан да югарыракка чыгарга омтыла, – дип ассызыклады ул.
Министр әйтүенчә, бүгенге көндә 2,6 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу 2025 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда бераз күбрәк.
Нет комментариев