Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әбисен 3 айлык Айлинә дә котлады

Яңа елдан соңгы яллар тәмамланганда, Хуҗиннар гаиләсендә ел да матур табын корыла. Балалар, оныклар, оныкчыклар җыелалар, күңелле шау-шудан йорт эче гөрләп тора.

11 гыйнвар көнне һәркайсына акыллы киңәшләрен бирүче, йортның тоткасы, тормышның өлгесе булган кадерле әниләре, яраткан әбиләренең туган көнен билгеләп үтәләр. Шәрләрәмә авылында яшәүче Хуҗина Хөмәйрә Орканетдин кызын быел якыннары олуг юбилее белән тәбрикләделәр, хәтта оныгының 3 айлык оныгы Айлинә дә котлады. 
90 яшенә дә барган идек Хөмәйрә апаның. Биш елдан янә күңелле очрашулар насыйп булды. Юбилярга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чәчәк бәйләме бүләк итте, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. 
- Бу яшькә җитүем өчен, мин балаларыма, бигрәк тә киленем Фәниягә олы рәхмәтлемен. Ул минем бәхетемә туган бала булды, бик тәрбияли үземне. Аллаhка шөкер, кадер-хөрмәттә яшим мин, - диде Хөмәйрә апа, озын гомер итү серен ачып. 
Авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да юбилярның кадер-хөрмәттә яшәвен, саулык, күңел тынычлыгы, балалар куанычы теләделәр.
“Гел хәрәкәттә ул, бер дә тик утыруны белми”, диделәр Хөмәйрә апа хакында. Әле авылдашы Мөбинә апаларга каз өмәсенә барган беркөнне. Сугым чорында иң оста итеп эчәге чистартучы да Хөмәйрә апа булган.
Гомерләрнең озынлыгын Аллаһы Тәгалә Үзе билгели шул. Моннан берничә еллар элек үк, авырып хастаханәгә эләккәч, табиблар бик көчле диета сакларга киңәш итәләр. 
- Әниебезнең бүгенге көндә дә безне сөендереп яшәвендә киленебез Фәниянең өлеше бик зур. Әниебезне режим буенча тәрбияли ул. Без кайтабыз да китәбез. Һәрчак безне ачык йөз белән каршы алалар, хөрмәтләп озаталар. Мансур белән икесенә рәхмәтләрне күпме әйтсәк тә, әйтеп бетерә алмабыз. Аларның ныклы тәрбиясендә әниебез бүгенге шатлыклы мизгелләрне кичерә. Үзләре дә шундый кадер-хөрмәттә яшәсәләр иде, - диделәр Хөмәйрә әбинең кызлары.
Гаиләдә алты баланың дүртенчесе булып туган кыз бик кечкенәдән эшли башлый. Әтиләре вафат булганда, балаларның иң олысына – 12 яшь, кечкенәләренә нибары 8 ай тулып кала. Шуңа балалык чорыннан тиз чыгарга туры килә аларга. Дүрт класс белеме булган кыз 13 яшьтән тракторларга су ташый башлый. Көненә кырыгар тәпән су китергән вакытлары бүген дә күз алдында тора. Кияргә киемнәре булмыйча, шул килеш урманга чыгып китүләре, аяклары бозланып катып, аларны җылытып утырганнары да – хәтерендә. 
Мәгъсүт исемле егет белән гаилә коргач, Хөмәйрә апа “Нөркәй” совхозында сыер савучы булып эшли башлый. Тормыш иптәше терлекләр карый, мал табибы булып та эшли. Тик парлы гаилә тормышы гына озакка сузылмый. 25 ел яшәгәннән соң, балаларының әтисе вафат була. Дүрт баланы аякка бастыру Хөмәйрә апаның берүзенә кала. 
- Аллаһка шөкер, печәнен дә чаптык, урагын да урдык, урманын да кистек – барысын да эшләдек, каравылда гына тора алмадым. Ач та тордык, ялангач та йөрдек, бу яшькә җитәрмен, дип, бер дә уйламаган идем. Аллаһ Тәгалә хәерлесен насыйп итсен, - диде юбиляр. 
30 ел сыерлар сава Хөмәйрә апа, лаеклы ялга чыккач та, эшләп йөри әле. 
- Үз гомерендә иллеләп мәет юган. Барлык шәригать кануннарын үтәп яши. Ул – авылыбызның ак әбие, - диде җирлек башлыгы ветеран хакында.  
Сәнгать сөйгән Хөмәйрә апа Коръән сүрәләрен дә матур укый. Бер дә хәрәкәтсез торуны белми ул. Кирәк икән, печәнен дә чаба, бәрәңгесен дә чүпли. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип, белми әйтмәгәннәр борынгылар. Менә шул тиктормаслыгы, мөгаен, тормышның һәр мизгеленнән рәхәтлек тоеп, сөенеп яшәргә мөмкинлек бирәдер. Ә һәрнәрсәдән канәгать кешенең картаерга вакыты булмый. Оныкчыкларының кадер-хөрмәтен дә күреп, бәхетле һәм сәламәт яшәвен телибез без. 100 яшендә дә гомер иткән нигезендә күңелле мәшәкатьләр көтсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев