9 мартка һава торышы һәм ай календаре
.
9 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-20˚, аязганда -22..-27˚, көндез -9..-14˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай игезләкләр йолдызлыгында.
Бүлмә гөлләрен, рассаданы сугару өчен уңышлы вакыт түгел. Шытымнарны сирәкләргә була. Дәлия чәчәкләрен шыттыру өчен савытларга утыртырга кирәк. Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/08-03-2022/9-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5850901
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев