Татарстанда 2 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы, ә кайбер районнарда көчле яшенле-давыллы яңгырлар булуы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Җилнең төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исүе көтелә, урыны белән ул 15–18 метрга кадәр көчәячәк.
Көндезге һава температурасы +23 тән +28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы көтелә.
Нет комментариев