1 сентябрьдән йөк ташучылар өчен яңа мәҗбүри таләп көтелә
2026 елның 1 сентябреннән электрон ташу документларына мәҗбүри күчү көтелә. Бу таләп 140 номерлы федераль законда каралган. Яңалык автомобиль, һава һәм тимер юл йөк ташуларына кагылачак. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Мәҗбүри рәвештә электрон форматка экспедитор документлары (экспедиторга йөкләмә, экспедитор һәм склад распискалары), һава транспорты өчен йөк, транспорт накладнойлары, йөкләр ташуга заказлар (заявкалар) күчерелә.
Электрон ташу документлары белән эшләү процессның барлык катнашучылары өчен мәҗбүри була. Бу исемлеккә йөк җибәрүче, ташучы, йөк алучы керәләр.
Рәсмиләштерелгән документлар Россия Транспорт министрлыгы операторы булган дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС ЭПД) тапшырылырга тиеш. Системага керү махсус операторлар аша башкарыла. Аларның исемлеге министрлыкның рәсми сайтында бастырылган. Операторларның эшчәнлеген Россия Федераль салым хезмәте көйли.
Салым хезмәте бизнес вәкилләренә контрагентлар белән үзара хезмәттәшлекне электрон форматка инде хәзер үк, пилот режимында күчерүне тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев