Татарстанда 12 яшьлек кызны кара елан чакканнан соң саклап калганнар
Әгерҗе районында 12 яшьлек кызны кара елан чаккан. Ул, әнисенә йорт янындагы чәчәкләрне утауда булышканда, кулында каты авырту сизә — аны елан чага. Абыйсы еланны фотога төшереп өлгергән, бу табибларга ярдәм иткән.
Авыл хастаханәсеннән баланы Яр Чаллыдагы балалар диагностика-дәвалау үзәгенә күчергәннәр. Пациентның учын кара еланның агулы теше тишеп үткән. Икенче теш бакча бияләенә эләккән — аның аркасында зарарлану кимегән. Шуңа күрә шеш терсәккә кадәр генә барган, ә бияләй булмаса, агу күпкә югарырак күтәрелә алыр иде, дип раслый табиблар.

Реанимация бүлегендә кызга агуга каршы дару керткәннәр, көчле инфузион дәвалау үткәргәннәр. Хәле яхшыргач, аны профильле бүлеккә күчергәннәр. Хәзер ул чыгып китәргә әзерләнә.
Рәсем: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев