САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Латыйпов Габделхай Латыйп улы 90 яшьлеген билгеләп үтте +ВИДЕО

Петровка Завод авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Латыйпов Габделхай Латыйп улына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.
Гомере руль артында узган Габделхай абыйның тормыш хатирәләре бик күп. Аның акыл-зиһененә, хәтеренә ис китмәле. Тик утыруны, эшсез торуны бер дә белми ул. Ял иткән вакытларында кулына моңлы юлдашы – гармунын ала да, күңеленнән генә булса да, яшьлекләреннән урап кайта.
Тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев