САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Иске Минзәләбаш авылында гомер кичерүче Мөхәммәтҗанов Рәис Әхмәтхан улына бүген 90 яшь тулды

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Альфинур Мияссарова, туганнары - авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхэммәтҗанов, аның тормыш иптәше Әлфия апа, балалары, оныклары тәбрикләделәр, иң җылы котлау сүзләрен ирештерделәр.

Гүзәл Рифкатовна юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннын Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев