Иске Минзәләбаш авылында гомер кичерүче Мөхәммәтҗанов Рәис Әхмәтхан улына бүген 90 яшь тулды
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Альфинур Мияссарова, туганнары - авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхэммәтҗанов, аның тормыш иптәше Әлфия апа, балалары, оныклары тәбрикләделәр, иң җылы котлау сүзләрен ирештерделәр.