САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәрләрәмәдә Рәзинә апаның 90 яшен бәйрәм иттеләр

Бу якларда юбилейларны бөтен авыл белән бергә бәйрәм итү гадәте бар.

Тыл ветераны, авылда зур хөрмәткә лаек Гәрәева Рәзинә Вәлимөхәммәт кызына бүген 90 яшь тулды. Аны якын итеп балалары, туганнары, авылдашлары җыелганнар иде. Мул табын артында бергәләшеп догалар укып, вәгазьләр тыңлауга, район, җирлек җитәкчелеге дә килеп җитте. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, күршесе – авыл фельдшеры Мәйсәрә Салихҗанова да Рәзинә апага сихәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, үзәк белгече Айгөл Мисхәт кызы, Рәзинә апага беркетелгән социаль хезмәткәр Гөлнара ханым тарафыннан да юбилярга кадер-хөрмәт күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев