САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районда Ватан сакчысы көнендә туучы ир-егетләр дә бар

23 февральнең Ватан сакчысы көне икәнлеге һәркемгә мәгълүм.

 Ә әлеге бәйрәмнең ни сәбәпле нәкъ менә бу көнне билгеләп үтелүе турында уйланганыгыз бармы? Сәбәбен белмәсәгез, бераз тарихка «экскурс» ясап алабыз. 
  Ватан сакчысы көнендә туган ир-егетләр өчен бәйрәм икеләтә истәлеклеме? 
  Советлар Союзы чорында 1918 елның 23 февралендә Кызыл гвардия отрядлары Псков һәм Нарва шәһәрләре астында кайзер Германиясенең даими гаскәрләрен беренче тапкыр җиңгән дип саналган. Әлеге җиңүләр турында «Кызыл Армиянең туган көне» дигәннәр. 1922 елда бу дата рәсми рәвештә Кызыл Армия көне дип игълан ителә. Ә моннан 30 ел элек, Россия Федерациясенең Югары Советы Президиумы Карары белән, 23 февральдә илебездә истәлекле дата – Ватан сакчысы көне кертелә. 
  Бу турыда көчле затлар үзләре, бәлки, белеп тә бетермиләрдер әле. Ә кайбер райондаш ир-атларыбыз өчен Ватан сакчысы көне икеләтә истәлекле. Сораштыруда катнашучылар бу көнне туган көннәрен дә билгеләп үтәләр икән. 
  Хавис Вилданов, Кәүҗияк авылы: 
  - Минем өчен 23 февраль – икеләтә бәйрәм. Истәлекле датаның туган көнем белән туры килүе бернинди кыенлык та тудырмый, киресенчә, тагы да күңеллерәк булып китә. Быел миңа, Аллаһ теләсә, 67 яшь тула. 1973-1975 елларда Диңгез буе өлкәсендә артиллерия полкында төзәүче булып хезмәт иттем. 23 февраль Ватанны саклау көне буларак истә калган, шуңа күрә бәйрәмнең исеме дә шундыйдыр, дип уйлыйм. Икеләтә бәйрәм булса да, бу көнгә әллә ниләр сорамыйм – бары тик сәламәтлек һәм дөньяларның тыныч булуын телим. 
  Айрат Рә-химов, Илексаз авылы: 
  - 23 февраль-дә, Ватан сакчысы көненнән тыш, быел унтугызынчы туган көнемне дә билгеләп үтәчәкмен. Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәренең политехника техникумында белем алам, укып бетергәч, нефть һәм газ чыгару операторы булачакмын. 
  Ялгышмасам, 23 февраль – Кызыл Армия барлыкка килгән көн, шул сәбәпле, Ватан сакчысы көне дә бу датада билгеләп үтелә. Туган көн бәйрәм белән туры килгәч, читен түгел, чөнки гомер бәйрәмем гел ял көне үтә. Бөтен нәрсәм дә бар, дип саныйм, якыннарым гына чирләмәсеннәр. Укуны тәмамлагач, армиягә барырга теләгем бар, хәрби-диңгез флотында хезмәт итәсем килә. 
  Фәрит Шәйдуллин, Азалак авылы: 
  - Мин 1973 ел-ның 23 февралендә Сарысаз Тә-кермән авылында дөньяга аваз салганмын. Шулай итеп, быел яртыгасырлык юбилеемны да билгеләп үтәм әле. Хәзерге вакытта Шәрләрәмә авылында ферма мөдире булып эшлим. Армия хезмәтен 1991-1993 елларда Бөек Новгород шәһәрендә элемтәче буларак үттем. Икеләтә бәйрәм булуы читен түгел, киресенчә – кемгәдер бер генә пар оешбак бүләк итсәләр, миңа икәү эләгә (көлә – авт.). Туган көнемә нәрсә генә бүләк итсәләр дә – бар нәрсәне дә шатланып кабул итәм. Дөресен әйткәндә, Ватан сакчысы көненең тарихы белән тирәнтен кызыксынганым булмады, элегрәк ул Совет армиясе көне дип йөртелә иде кебек.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев