САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Нәфисә апаны 102 яше белән котладылар

Бүген Урта Кәшер авылында гомер итүче Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызына 102 яшь тулды.

Истәлекле туган көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләр белән Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, балалары, киленнәре, оныклары да бәрәкәтле, сихәт гомер теләделәр. 
Нәфисә апа биш малай тәрбияләп үстергән. Алар барысы да кадерле кешеләрен җырлап котладылар. Бүгенге көндә кече улы Салават, килене Гөлфира тәрбиясендә бик хөрмәтле hәм тәрбияле гомер кичерә йөзъяшәр әби. Үз акыл-зиhенендә, физзарядка ясый, атынгычта атына, гел хәрәкәтләнеп тора ул. Алдагы көннәре дә сихәтлектә, бәхеттә узса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев