САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

Россия кораллы көчләренең батырлыгы һәм гайрәте белән данга күмелгән бу бәйрәм илебез гражданнарының барлык буыннарын берләштерә. Россиялеләр өчен бу көн тирән мәгънәгә ия. Бүген барлык тормышын һәм хезмәтен бердәнбер максатка – Бөек илебезнең иминлеге һәм үсеше хакына багышлаган, туган җирне саклау, аның мәнфәгатьләрен яклауны үзенең бурычы дип санаган һәркем Ватанны саклаучы исемен йөртә ала.
Быел Ватанны саклаучылар көне барлык Россия халкы өчен аеруча зур мәгънәгә ия. Чөнки безнең ватандашларыбыз Илебез мәнфәгатьләрен яклап, махсус хәрби операциядә катнашалар. Авыр хәрби хезмәт йөген иңнәренә алган якташларыбызга тиз арада, исән-имин булып, туган якларга әйләнеп кайту насыйп булсын.
Ир-егет бурычы һәм гаскәри бурычы төшенчәләре һәрчак илебез халкының аңында бер-берсеннән аерылгысыз булды. Шуңа күрә дә Ватанны саклучылар көне бөтенхалык бәйрәменә әверелде.
Бу матур бәйрәм көнендә Сезгә тынычлык һәм иминлек, һәр эшегездә уңышлар, алга куелган планнарыгызны тормышка ашыру өчен көч һәм энергия, оптимизм, сәламәтлек, бәхет телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев