САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Өч янгын да торак секторында булган

Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча районара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ел башыннан районның торак секторында 3 янгын булган.

 Аларның барысы да электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Бу уңайдан бүлекнең өлкән дознавателе Руслан Быренков түбәндәгеләрне киңәш итә:
Электр җиһазлары аерым игътибар таләп итәләр. Хәзерге фатир һәм йорт хуҗалары күп төрле электр җиһазларыннан һәм приборларыннан файдаланалар. Шунлыктан электр үткәргечкә йөкләмә күп төшә. Бу изоляциянең термик җылынуына, янып китүенә, утның янучан материалларга да күчүенә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә электр кабельләрен һәм үткәргечләрне, шулай ук автоматик сүндергечләрне сайлауга игътибарлы булырга, аларны төркемнәргә бүләргә кирәк. Электр үткәргечләрнең, контактлы кушылмаларның, шул исәптән автоматик сүндергечләрдәгеләрнең дә торышын контрольдә тотыгыз. Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев