САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юнармиячеләр эчке эшләр органнары ветераннары белән очраштылар

Җәлил поселогында урнашкан ФОРПОСТ бинасында бүген Полиция хезмәткәрләре көненә багышланган чара үтте.

Эчке эшләр органнарында хезмәт куеп, хәзерге вакытта  лаеклы ялда булган ветераннарны очрашуга чакырдылар. Юнармиячеләр, кунакларны сәламләп, хәрби хезмәткә  әзерлекләрен, строй белән йөрү күнекмәләрен күрсәттеләр. Шулай ук ике буын арасында шашка буенча дусларча уен оештырылды. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин,  поселокның ветераннар Советы рәисе  Әнисә Минһаҗева сәламләделәр. Очрашуны районның юнармиячеләре штабы начальнигы - эчке эшләр органнары ветераны Рамил Талибуллин әзерләде.

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев