САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле райондашлар, ут белән сак булыйк!

Янгын - табигый бәла-каза түгел, ә кешенең гамьсезлеге нәтиҗәсендә килеп чыгучы афәт.

Язгы җылы көннәр башлану белән республикабыз шәһәрләрендә, районнарда янгын чыгу очраклары арта. Янгыннарның төп сәбәбе - ут белән дөрес эш итә белмәвебез. Шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча да куркыныч.
Бакчада учак ягар өчен аерым урыннар булдыру, учак яксагыз, һәрвакыт карап тору, сүндергәндә ком яки су куллану шарт. Моның өчен хуҗалыкта зур су савытлары, бакчада, йортта ут сүндергечләр булдыру кирәк.
Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә зур афәт килеп чыгарга мөмкин икәнен истән чыгарырга ярамый.
Кайда да булса төтен, ялкын чыгуга тап булсагыз, кичекмәстән 01 хезмәтенә шалтыратыгыз.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев