САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватан сакчысы көнен Илназ да билгеләп үтә

“Махсус операциядә катнашу тормышка карашымны үзгәртте. Мин бу юлны үтәргә тиеш булганмын, илне саклау – ир-егетләр бурычы”, - ди Илназ

Быел район үзәгендә хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән якташларыбызны искә алу көнендә озын буйлы, киң җилкәле, спортчыларныкы сыман гәүдәле Илназ да бар иде. Инде утны-суны кичәргә өлгергән егет ир-атлар җилкәсенә төшә торган Ватан сакчысы бурычын Украинада махсус операциядә төгәлләгән. Чәчләренә чал төшкән әфганчылар, Чечня сугышы ветераннары һәм башка “кайнар нокта”ларда булучылар арасында ул әле йөзеннән балалык чалымнары да чыгып бетмәгән үсмер егет булып күренә.

Илназ үзебезнең Сарманда туып-үскән егет икән. Әнисе Рәсимә ханым – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хезмәт куя, әтисе Изаил – ерак юлларга йөрүче шофер. Ә Илназ - гаиләдә тәрбияләнә торган өч малайның иң зурысы. Балачагы, мәктәп еллары аның башка яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый.

  • Уртача укыдым, укуга караганда спортны ныграк яраттым. Волейбол командасы составында төрле бәйгеләрдә катнаштым, республика күләмендә дә урыннар ала идек, - ди ул.

Балачактан ук әтисе янында уралып, техника нечкәлекләренә яшьтән үк төшенә башлый Илназ, 9 сыйныфны тәмамлагач, Сарман аграр көллиятенә укырга керә. Шофер булып кына калмыйча, авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча белгеч һөнәрен үзләштерергә тели ул. Биредә дә бик теләп спорт белән шөгыльләнә, уку буенча да нык кына тартылып китә, физкультурадан тыш, информатиканы яратып үзләштерә, көллиятне кызыл дипломга тәмамлый. Өлкәннәр әйткәндәй, кулына “катыргы” алуга ук, 2021 елның июнь ахырында армия сафларына да чакырыла. Түбән Новгород өлкәсендә хезмәт итә, зур-зур машиналар белән йөкләр ташый. Ә 2022 елның февраль башында аларны хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр. Ә аннан соң – Белгород, Украина. Контракт төзегәннән соң, махсус операциядә катнаша.

  • Харьков юнәлешендәге Изюм шәһәрендә хезмәт иттем, йөкләр ташыдым. Кабинада ике солдат йөрдек: мин – руль артында, ә янымдагы хезмәттәшем – Башкортостан егете тирә-якны күзәтеп барды. Йөк ташудан туктагач, шәһәрдәге янгын станциясен, пилорамны сакладык. Юлда йөргәндә, коры паек белән канәгатьләнсәк, позициядә кыр кухнясы, кыр мунчасы бар иде. Үзебез дә пешергәләдек, сержантлар да. Ашарга да, юынырга да интекмәдек, - дип сөйли Илназ.  

Биредә аңа озак хезмәт итәргә туры килми.

  • Чираттагы тапкыр сакта  торганда, атыш башланды. Ике ягымда ике снаряд шартлады. Аннан соңгы хәлләрне хәтерләмим диярлек. Авыр яраланганмын, контузия алганмын. Миңа шунда ук беренче ярдәм күрсәтеп, машина белән башта кыр госпиталенә, соңыннан вертолет белән Белгородка алып киттеләр. Анда төнлә белән үк беренче операцияне ясап, самолет белән Мәскәүгә озаттылар. Хәрби госпитальдә тагын өч операция ясадылар. Хезмәттәш дусларым белән элемтәдә торабыз. Алар арасында һәлак булучылар ишетелмәде. Минем яраланганны ишеткәч, бик борчылганнар, - ди Илназ.

Ә әти-әнисе улларының махсус операциядә катнашуы турында белми дә калалар. Бу хакта Илназ аларга яраланып, Мәскәү госпиталенә килеп эләккәч кенә әйтә. Изаил белән Рәсимә  ханым шунда ук юлга кузгалалар. Юл буе ут эчендә барган ата-ана, улларын исән килеш күргәч кенә, тынычланалар.

  • Улыбыз белән, әлбәттә, горурланабыз. Тик нишлисең, егет кеше илне сакларга әзер булырга тиеш, дип уйлыйбыз, - ди Рәсимә ханым.

Госпитальдә ике ай ята Илназ. Узган елның җәендә, хезмәт срогы тәмамланып, туган якларына кайта. Кайтуга ук, читтән торып Казан дәүләт аграр университетының агроинженерия белгечлеге буенча укырга керә.

  • Махсус операциядә катнашу тормышка карашымны үзгәртте, аның кадерен белергә өйрәтте, - ди ул.

Аңа нибары – 21 яшь. Аз сүзле, гаҗәеп тыйнак бу егет гадилеге, язмышына язган сынаулардан сыгылып төшмәве, аларны гадәти хәл итеп кабул итүе, тормышка карашы белән дә сокландырды. Ике энесе дә абыйлары белән горурланалар. Бүгенге көндә Илзар шулай ук аграр көллияттә механик һөнәрен үзләштерә, армия сафларында хезмәт итәргә әзерләнә. Ә Ислам әле бишенче сыйныфта гына укый. Шулай итеп, гаиләдә тагын ике Ватан сакчысы үсә.

Җир йөзендә батырлыкка һәйкәлләр күп. Тик алар арасында иң кадерлесе, иң кыйммәтлесе – тынычлыктыр, һәм әлеге тиңсез һәйкәлгә Илназның да исеме язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев