САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ун айда 87 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән

Илкүләм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы халык арасында күптән инде популярлык казанды.

Ул – халыкны борчыган социаль мәсьәләләрне хәл итүнең уңайлы һәм ышанычлы ысулы.
Район Башкарма комитетының гомуми бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ун аенда “Халык контроле” ярдәмендә 87 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән. Ел ахырына кадәр тагын 19 мөрәҗәгатьне уңай хәл итү планлаштырылган. 13 мөрәҗәгать төрле сәбәпләр аркасында кире кагылган. Ләкин бу “алар хәл ителмәячәк” дигән сүз түгел. Әйтик, ишегалларын ремонтлау буенча кергән мөрәҗәгатьләрдә телгә алынган эшләр “Безнең ишегалды” программасы буенча 2023 елда эшләнәчәк. Ә менә “тротуарга яктылык җитәрлек төшми” дигән сәбәп белән ут баганаларын күчерү турындагы мөрәҗәгать кире кагылды. Чөнки, СанПиН таләпләре буенча, яктылык нормага туры килә. Хәзерге вакытта бер мөрәҗәгать – хәл ителү стадиясендә. Җәлил бистәсендә бер ишегалдында су җыелуны булдырмау буенча чаралар күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев