САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда да матур таулар бар

.


Безнең районыбыз матур табигате белән «мактана» ала. Елга-күлләр, бик зур булмаса да, урманнар, таулар – барысы да бездә бар. Соңгыларына җентекләбрәк тукталыйк әле.
Әйе, Сарман районы таулары биеклекләре белән Эвересттан ерак. Ләкин бу аларның үзенчәлегенә, матурлыгына тәэсир итми. Искиткеч матур таулар бар бит бездә! Район үзәгендә урнашкан «Бакыр тау» күптән инде илебезнең төрле почмакларыннан туристларның яраткан сәяхәт урынына әверелде. Иске Кәшер авылының Ябалак тавы районда күренекле урыннардан санала. Шыгай, Әхмәт, Яхшыбай, Мокай таулары һәм башкалар турында да ишеткәнегез бардыр, дуслар. 
Ә бүген, 11 декабрьдә, Халыкара таулар көне билгеләп үтелә. Бу бит районда булган тауларны искә төшерер өчен менә дигән сәбәп! Сез тагын нинди тауларны беләсез, хөрмәтле төркемдәләр? Аларның фотоларын комментарийларда калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев