Сарман районы - республика бәйгесе җиңүчесе
Хәбәрләр

Сарман районы - республика бәйгесе җиңүчесе

Район – «Экояз» җиңүчесе .

Район республикада санитар-экологик икеайлык кысаларында муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелүче «Экояз» конкурсында «Үзәге шәһәр тибындагы бистә, авыл булган муниципаль район» номинациясендә җиңү яулады. 9 июньдә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Фәрит Хөснуллинга Диплом һәм балалар уен мәйданчыгы алырга сертификат тапшырды.


Нет комментариев