Шәмсениса апага 90 яшь тулды
Каташ Каран авылында туып, шунда гомер кичергән Гыйздәтуллина Шәмсениса Сәлим кызы бүген олуг юбилее уңаеннан матур тәбрик сүзләре кабул итте.
90 яше белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын hәм истәлек бүләге тапшырды. Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, балалары, оныклары, күршеләре дә Ниса апага сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. Ветеран бүгенге көндә улы Илгизәр, килене Рушания тәрбиясендә Сарманда яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев