Руслан Гыйльфанов Эльбрус тавына менгән
Хәбәрләр

Руслан Гыйльфанов Эльбрус тавына менгән

-

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов Европаның иң югары ноктасы — 5642 метр биеклектәге Эльбрус тавына менгән.

— Бүгенге көндә Пятигорск шәһәрендә Федераль белем бирү үзәгендә укуда мин. Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы делегациясе составында шушындый онытылмаслык сәяхәт насыйп булды. Хис-тойгыларны әйтеп бетерү мөмкин түгел. Көчле тәэсирләр йогынтысында әле мин. 3800 метр биеклеккә күтәрелдек, — дип хәбәр итте Сарман әләмен дә үзе белән югарыга алып менгән Руслан Хәмбәл улы.

Җитәкче белән әңгәмәне «Сарман» газетасының алдагы саннарында укыгыз, хөрмәтле дуслар.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодец ЗЕМЛЯК!!!! Без булдырабыз)