Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне, яшәү минимумыннан арттырып, яңа тәртип буенча түли башлый.
Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин апрель аенда яңадан исәпләүләр булачак, ә май аенда турыдан-туры түләүләр башланачак, дип әйткән. Топилин Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кичә икенче укылышта хупланды, өченчесе 21 мартка билгеләнде, дип яза Татар-информ. Федерация Советы документны 27 мартта караячак. Пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләрне автомат рәвештә уздырачаклар.
Анна Арахамия фотосы.
Матбугат.ру .Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24890
Нет комментариев