Ул хоккей да уйный, балык та тотарга ярата, оста рәссам һәм уйлап табучы да. Күптән түгел аны кинофильмга төшәргә чакырганнар – үзен һәм аның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап җиһазландырылган ГАЗ-66 автомашинасын. Кыска метражлы фильм “Операция “Магистраль” дип атала. Ул Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 30 еллыгына багышлана. Озакламый фильм зәңгәр экраннарга да чыгачак.
- Кинофильмда төшүе бик кызыклы булды. Нәкъ менә без экраннарда карый торган – ату да, шартлау да булды, - ди “актер” үзе.
Нет комментариев