САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда ягулык чоры башлана

Сентябрь җитү белән, көннәр суытып җибәрде. Димәк, тиздән ягулык чоры башланып китәчәк. Аңа алдан ук әзерләнеп куярга кирәк.

Кызганычка каршы, кайвакыт ул фаҗигасез үтми. 5 сентябрьдә Дүсем авылында электр җиһазларын монтажлауда кагыйдәләрне бозу аркасында янгын чыга, анда ялгызы гына торучы өлкән яшьтәге апаның гомере өзелә. Шул уңайдан, 7 сентябрьдә район Советында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы уздырылды. Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.
Утырышка Җәлил поселогы һәм авыл җирлекләре башлыклары, оешмалардан җаваплы хезмәткәрләр чакырылды. Сарман һәм районнары Мөслим буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов үз чыгышында башлыкларны профилактика төркемнәре эшен көчәйтергә, оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен – коллективларда өстәмә аңлатма эшләре алып барырга өндәде, үләннәрне чабарга, бәрәңге сабакларын яндыруны контрольдә тотарга кушты, бу уңайдан даими рейдлар да оештырылачагын билгеләп үтте.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина районда социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләр булуын искәрде. Аларның ягулык чорына әзерлек белән проблемалары да бар. Фәндәс Әнәс улы мондый гаиләләр булган җирлек башлыкларына алар белән эш үзәк белән тыгыз элемтәдә алып барылырга тиешлеген әйтте, ягулык чорын югалтуларсыз гына үткәрүне теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев