Район башлыгы педагог һәм остазларга грант тапшырды
Билгеле булганча, фән олимпиадаларының республика һәм Бөтенроссия этапларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга ел саен район башлыгы гранты тапшырыла.
Мондый грант быел район Сабан туенда республика олимпиадасы призерлары – Сарман гимназиясе укучылары Радомир Брызгалов, Гөлназ Хөснетдинова, Рәмилә Хөсәенова (Татарстан тарихы) һәм аларның укытучысы Кифая Заһировага (барлыгы 1 җиңүче һәм 5 призер әзерләгән) тапшырылды.
Татар теле буенча республикада призлы урын алган Сарман урта мәктәбе укучысы Ралия Сабирова, татар әдәбияты буенча шулай ук республика призеры - Петровский завод мәктәбе укучысы Азалия Ардыханова, аның укытучысы Илира Нотфуллина, рус әдәбиятыннан республика призеры – Сарман мәктәбе укучысы Ләйлә Могыйнова һәм аның укытучысы Эльмира Рамазанова да район Сабан туенда район башлыгы грантына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев