САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мобилизацияләнгән гражданнар өчен салым ташламалары каралган

Татарстан Республикасы буенча Россия федераль салым хезмәтенең 11 нче районара инспекциясе салым хезмәте сайтында яңа промобит (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) барлыкка килүен искәртә. Анда мобилизацияләнгән гражданнарга салымнарны түләү һәм отчетлар бирү буенча нинди ташламалар кагылганлыгы аңлатыла.

Мобилизацияләнгән гражданнар өчен салымнарны, җыемнарны, иминият взносларын түләү, отчетлар бирү һәм уведомлениеләр тапшыру сроклары күчерелә. Аларга карата контроль чараларга да мораторий кертелә. Валюталар турындагы Россия законнарының үтәлешен тикшерүләр үткәрү туктатылып тора, Россия чикләреннән тыш булган финанс базарлары оешмаларындагы счетлар (кертемнәр) буенча акча һәм башка финанс активлары хәрәкәте һәм аларны күчерү турындагы отчетларны тапшыру сроклары шулай ук күчерелә. Югарыда телгә алынган барлык чаралар мобилизацияләнгән кешенең хезмәт срогында һәм ул тәмамланганнан соң өченче айның ахырына кадәр гамәлдә булалар.
Уңайлы булсын өчен, салым ярдәме чаралары блокларга бүленгән. Аларның һәркайсында теге яки бу чараның исеме белән аталган бүлекчәләр бар, аларда мәгълүмат бик уңайлы итеп бирелгән: ярдәм чаралары буенча кыскача төп тезислар, алар кемгә исәпләнгән һәм аннан нинди срокларда файдаланырга була.
Сораулар булса, махсус сервис ярдәмендә яки түбәндәге телефон буенча Россия Салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-800-222-22-22.
Промбит (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) яңа нормативлар актлар кабул ителгән саен тулыландырылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев