Бүген Сарманга ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин килде.
Ул мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында үткәрелгән һөнәри белем бирү секциясе утырышында катнашты. Эшлекле сәфәре вакытында район кунагы “Экояз-2022” республика бәйгесе җиңүчеләре - “Экомәктәп” номинациясендә җиңү яулаган Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе, “Экобакча” җиңүчесе - Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасы коллективларын, “Экогаилә” – Ләшәү Тамактан Ханнановларны, “Экоишегалды” хуҗалары – Җәлилдән Арслановлар гаиләсен бүләкләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин да җиңүчеләргә изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды.
Нет комментариев