Ләшәү Тамак балалары тәмле сүзне яраталар
Хәбәрләр

Ләшәү Тамак балалары тәмле сүзне яраталар

"Хәерле иртә",Хәерле көн ","Исәнмесез !"дип әйтү тылсымлы көчкә ия .

Без, исәнләшеп, бер-беребезгә игьтибарыбызны, хөрмәтебезне белдерәбез, исәнлек- саулык, бәхет телибез. Шуны да онытмаска кирәк : сәламне кабул итеп алган кеше дә җавап сәламе кайтарырга, шул рәвешле үзенең хөрмәтен, рәхмәтен аңлатырга тиеш .
Кичә Ләшәү Тамак авыл китапханәсе, мәктәп укучылары белән берлектә, "Тәмле сүз" темасына түгәрәк өстәл артында әнгәмә уздырылды. 2 -3 сыйныф укучылары үзләренең уй -фикерләре белән уртаклаштылар.

 

Нет комментариев